news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия студентларының XVI парады узды

«Казан» Гаилә үзәге янында халыкара студентлар бәйрәме өчен Мәскәү белән туры элемтә оештырылды..

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Казанда Россия студентларының XVI парады узды. Россиянең 40 эре шәһәре белән беррәттән Татарстан башкаласы төрле белем йортларыннан җыелган беренче курс студентларын кабул итте. «Казан» Гаилә үзәге янында 20 меңгә якын кеше беренче студент антын әйтте.

Халыкара студентлар бәйрәме өчен Мәскәү белән туры элемтә оештырылды.

Парадта катнашучыларны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев сәламләде.

Уку йортларының символика һәм атрибутикасы буенча парадта катнашучылар колонналарга тезелде һәм мәйдан буйлап чын марш әйләнде. Сәхнәдә республиканың иң эре уку йортлары ректорлары һәм җитәкчеләре чыгыш ясады.

Россия студентлары парады Казан өчен яңа бәйрәм. Элек Татарстан башкаласы сентябрь башында ел саен “Белем көне” республика бәйрәмен билгеләп уза иде. Бу юлы республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы чараның форматын үзгәртеп, бөтенроссия акциягә – Студентлар парадына кушылырга карар кыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot