Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия спортчылары суга сикерү буенча өченче урын яулады
Екатерина Беляева һәм Юлия Тимошина дуэты 10 метр биеклектән синхрон сикерүдә катнашты.
(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Россия спортчылары Екатерина Беляева һәм Юлия Тимошина суга сикерү буенча FINA этабында бронза медаль яулады. Ярышлар Казанның Су спорты сараенда узды.
10 метр биеклектән биш тапкыр синхрон сикереп сикереп, кызлар 292,2 балл җыйды. Алтын медальне яулаган Кытай спортчылары 338,7 балл, көмеш медальгә ия булган Төньяк Корея спортчылары 315,4 балл җыйды.
- Ярышлар Казанда 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Алга таба 10 һәм 13 метр биеклектән синхрон катнаш һәм ялгыз сикерүләр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз