news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Россия – спорт державасы” спортны пропагандалый

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча төбәк проектларын бәяли алачак

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Казанда “Россия – спорт державасы” спорт форумы кысаларында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча “түгәрәк өстәл” була.
“Түгәрәк өстәл”нең модераторлары – Россия Спорт һәм туристлык министрының физкультура һәм спорт өлкәсендәге дәүләт сәясәте департаменты директоры Марина Томилова һәм “PRопаганда” Коммуникация технологияләре үзәгенең генераль директоры – “Россия – спорт державасы” форумы операторы Андрей Степанов.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча төбәк проектларын бәяли алачак.
Халыкара спорт журналистикасы ассоциациясе президенты Джанни Мерло “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар дөнья бергәлегендә спортны пропагандалау тәҗрибәсе турында сөйләячәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. Шулай ук массакүләм спорт проблематикасы буенча бөтенроссия тикшеренүләре нәтиҗәләре тәкъдим ителә. “Советский спорт” ААҖнең генераль директоры - – “Россия – спорт державасы” форумы рәсми мәгълүмати партнеры Алексей Алексеев Россиядә спорт китапларын нәшер итү эшләренең торышы һәм проблемаларына анализ ясый.
Икътисади фәннәр кандидаты, “Дриблинг” спорт-маркетинг PR-агентлыгының генераль директоры Максим Бувалин Татарстан Республикасында спорт мәгълүмати продуктлар базарының эшләвендә нәтиҗәле мәгълүмати технологияләр һәм инновацион алымнар турында чыгыш ясый.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100