news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Россия – спорт державасы”нда инвалидлар спорты проблемасы буенча фикер алышалар

“Түгәрәк өстәл”нең модераторы - Россия Параолимпия комитетының генераль секретаре - Михаил Терентьев

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Казанда “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган физкультура һәм спорт буенча “түгәрәк өстәл” була.
“Түгәрәк өстәл”нең модераторы - Россия Параолимпия комитетының генераль секретаре Михаил Терентьев була, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте. Бу чарада катнашучылар җайлаштырылган физкультура һәм спортны үстерү, шул исәптә аны Россия мәгариф системасына кертү буенча фикер алышачак. Россиядә сурдолимпия һәм параолимпия хәрәкәтен үстерү, шулай ук инвалид студентлар арасында универсиада үткәрү “түгәрәк өстәл”нең төп мәсьәләләре булып тора.
Педагогика фәннәре кандидаты, Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе профессоры Лариса Коткова “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга Татарстан республикасы тәҗрибәсен исәпкә алып, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Олимпия мәгариф системасын үстерү перспективаларын тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100