news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Россия – спорт державасы” форумының тәүге ярышлары старт алды

Хоккей турнирында Казан дәүләт университеты, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты, Казан дәүләт финанс–икътисад институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты командалары катнаша

(Казан, 14 октябрь, “Татар–информ”). Бүген “Баско” боз аренасында “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында Студентлар спорты декадасының тәүге ярышлары башланды.
Хоккей турнирында республиканың биш вузы – Казан дәүләт университеты, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты, Казан дәүләт финанс–икътисад институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты командалары катнаша. Ярышларның финалы 16 октябрьдә узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Студентлар спорты декадасы программасына баскетбол, волейбол, мини–футбол, хоккей, өстәл теннисы, йөзү, бадминтон һәм шахмат буенча ярышлар керә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100