news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Россия – спорт державасы” форумын үткәрү вакытында юл хәрәкәте чикләнә

Шәһәрлеләргә шәхси транспортларында йөрүдән тыелып торырга киңәш ителә

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда 22–25 октябрьдә беренче “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия форумын үткәрү белән бәйле рәвештә чаралар уза һәм рәсми делегацияләр маршруты буенча транспорт чаралары, җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта бүген ТР ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Казанда узган матбугат конференциясендә белдерде.
Форумда 2300дән артык кеше һәм тагын 1300 спортчы катнаша, диде ул. Илнең 20 төбәгеннән дәрәҗәле затлар килүе көтелә. Моннан тыш форумга төрле гаммәви мәгълүмат чараларының 350дән артык вәкиле киләчәк. Иртәгә “Корстон”да форумны рәсми ачу тантанасы һәм Казан ратушасында РФ Президенты каршындагы физкультура һәм спорт советы утырышы узачак.
Форум көннәрендә анда катнашучылар Казанның 20 спорт һәм мәдәният объектларында булачак. Кунаклар өчен шәһәр буенча экскурсия һәм Раифа монастырена сәфәр оештырыла. ТР ЮХИДИ хезмәткәрләренә форум делегацияләрен озату эше йөкләнә. Моннан тыш, алар гадәти көннәрдәге кебек шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә. Бу чараларда ЮХИДИның барлыгы 850 дән артык хезмәткәре катнаша, көчләр белән идарә итү үзәге оештырылган. Әгәр сораулары булса, казанлылар 533–38–88 телефоны буенча ЮХИДИның кизү частенә шалтырата ала.
“Форумда катнашучыларга һәм кунакларга яши торган, чаралар уза торган объектларга барганда юлда өстенлек биреләчәк. Бу көннәрдә автотранспортның хәрәкәте вакытлыча кыенлашачак, әмма хәрәкәтне тулысынча туктатмаячаклар. Юл хәрәкәтен чикләү 2–3 минут яки бераз гына күбрәк булачак. Вакытлыча чикләүләр шәһәр үзәгендә һәм спорт корылмалары тирәсендә булачак”, - дип белдерде Рифкать Миңнеханов.
“Барлык автомобильчеләрне дә форум көннәрендә җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен билгеләнгән полосадан рәсми делегация, спорт командалары автомобильләре һәм автобуслары хәрәкәт итәчәк дип кисәтәсем килә. Җәмәгать транспорты полосасы һәм юл билгеләре астында калдырылган транспорт чаралары махсус стоянкаларга җибәреләчәк”, дип билгеләп үтте ТР ЮХИДИ җитәкчесе.
Мин бу көннәрдә шоферларны бик кирәк булмаганда һәм һөнәри эшчәнлек белән бәйле булмаса Казан буенча шәхси автомобильдә йөрмәскә чакырам. Шәһәрлеләр һәм башкала кунакларына маршрутларын алдан уйларга һәм юллар бушрак вакытны сайларга тәкъдим ителә”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Шәһәр үзәгенә, мөмкин булса, бөтенләй кермәскә киңәш ителә. “Казан юлларында машиналар саны азрак булган саен, юл-транспорт һәлакәте дә азрак булачак дигән сүз. Форум көннәрендә җәмәгать транспорты тоткарланмаячак, шәһәрдә транспорт нормаль режимда эшләячәк”, - дип вәгъдә итте ул.
Форумның төп чаралары 23 октябрьдә уза. “Шәһәрлеләрнең 50 проценты гына булса да шәхси транспортын файдаланудан тыелып торса, Казанда транспорт хәрәкәтен оештыру проблемасы булмаячак”, - диде Дәүләт автоинспекция җитәкчесе.
Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, күп казанлылар форумның җитди чара икәнлеген аңлады инде. Бүген транспорт хәрәкәте агымы башка көннәр белән чагыштырганда кимеде. Бу көннәрдә йөк машиналары Казан үзәгенә кертелми, алар Җиңү проспекты буенча йөри.
“Безнең Казанның 1000 еллыгын үткәрү тәҗрибәбез бар инде. Бу форумның масштабы азрак, чөнки рәсми делегацияләр саны да аз. Шуңа күрә саклау буенча үз көчләребезгә таяна алабыз”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Бу көннәрдә шәһәр урамнарында юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү өчен өстәмә 10 экипаж билгеләнгән. РФ Президенты кортежын патруль “Мерседес”ы саклаячак дип белдерде Рифкать Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100