news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында Студентлар спорты декадасы старт ала
Декада программасына баскетбол, волейбол, мини-футбол, хоккей, өстәл теннисы, йөзү, бадминтон һәм шахмат кергән
Скопировать ссылку
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 14–25 октябрьдә Казанда “Россия – спорт державасы!” студентлар спорт форумы кысаларында Студентлар спорты декадасы старт ала.
Декада программасына баскетбол, волейбол, мини-футбол, хоккей, өстәл теннисы, йөзү, бадминтон һәм шахмат кергән.
Декада 14–16 октябрьдә “Баско” боз сарае базасында узачак хоккей белән башланып китә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. 15 октябрьдә шахмат турниры, 16 октябрьдә “Оргсинтез” бассейнында йөзү буенча ярышлар уза.
18 октябрьдә “УНИКС” спорт комплексында мини-футбол буенча ярышлар планлаштырылган. Волейбол буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары 19–20 октябрьдә ТДГПУның спорт залларында уйный. 22 октябрьдә “Ак Бүре” спорт комплексында өстәл теннисы буенча ярышлар уза. Баскетболчылар 22–23 октябрьдә “УНИКС” комплексның спорт мәйданында үз көчләрен сынаша. Ә КДФИИның спорт залында 22–24 октябрьдә бадминтон буенча чара була.
“Ак Бүре” Көрәш сараенда Студентлар спорты декадасына йомгак ясала. Анда “Күңелле стартлар”, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot