news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Россия – спорт державасы” форумы физкультура һәм спорт осталарын берләштерә

Ирек Зиннуров “түгәрәк өстәл”дә югары класслы тренерларны әзерләүнең заманча модельләре турында доклад белән чыгыш ясый

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Казанда “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында физкультура һәм спорт өлкәсендә профессиональ белем торышы һәм перспективаларына багышланган “түгәрәк өстәл” була.
“Түгәрәк өстәл”нең модераторлары - Санкт-Петербург физкультура фәнни-тикшеренү институтының директоры Сергей Евсеев, Мәскәү дәүләт физкультура академиясе ректоры Сергей Сейранов һәм Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе ректоры Александр Кузнецов.
“Түгәрәк өстәл”дә физкультура һәм спорт өлкәсендә профессиональ кадрлар әзерләүдә федераль дәүләт мәгариф стандартын куллану, шул исәптә физкультура һәм спорт кадрларын тәбәкләрдә әзерләү тәҗрибәсен исәпкә алып, заманча этапта югары физкультура белемен үстерүдә инновацион алымнар кебек төп мәсьәләләр буенча фикер алышырга планлаштыралар.
Татарстаннан вәкил Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе ректоры Александр Кузнецов хезмәттәшләренә югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә кирәкле шартларның берсе буларак “Физкультура, спорт һәм туристлык” кластеры проектын тәкъдим итә. Су полосы буенча Россия яшьләр җыелма командасының өлкән тренеры, Олимпия уеннары призеры, “Синтез”ның экс-капитаны Ирек Зиннуров югары класслы тренерларны әзерләүнең заманча модельләре турында доклад белән чыгыш ясый, дип белдерде ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100