news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия шәһәрләрендәге мөселман мәдәнияте турында фикер алышачаклар

Җәйге мәктәп «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе белән танышудан башланды.

Казанда Россия шәһәрләрендәге мөселман мәдәнияте турында фикер алышачаклар
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Милли китапханәдә «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» дигән халыкара җәйге мәктәп ачылды. Анда катнашучылар Россия шәһәрләрендәге мөселман мәдәнияте турында фикер алышачак.

«Җәйге мәктәп беренче тапкыр 2015 елда Казанда узды. Аннан соң ул Санкт-Петербург, Дагыстанның Дербент шәһәрендә, Пензада үтте. Безнең төп максат — Ислам мәдәниятен өйрәнүче яшьләрне үстерү, мөселман халыкларының үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксынучы яшьләрдән торган халыкара, төбәкара челтәр булдыру», — диде Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе кураторы Альфрид Бустанов.

Аның сүзләренчә, быелгы «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» халыкара җәйге мәктәбендә элек катнашкан кешеләр дә бар.

«Җәйге мәктәптә шәһәрләрдәге мөселман мәдәнияте, диннең шәһәргә тәэсире, диннең шәһәр йогынтысында үзгәреше турында сөйләшәчәкбез. Чарада барлыгы егермегә якын кеше катнаша. Алар арасында берничә тапкыр катнашучылар да бар, аларның алга таба үсеше күренә», — диде Альфрид Бустанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Катнашучылар Милли китапханәдәге «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе белән дә танышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100