news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия Президентына физкультураны укытудагы яңа алымнарны тәкъдим иттеләр

Дмитрий Медведев Казанның Яңа Савин районындагы 177 нче мәктәпнең спорт базасын карады

(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Казанның Яңа Савин районындагы 177 нче мәктәпнең спорт базасын карады.
Мәктәпкә визиты барышында Россия Президентын РФ вице–премьеры Александр Жуков, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм башкалар озатып йөрде.
Дмитрий Медведев бассейнны карады, мәктәпнең зур спорт залында баскетбол буенча ачык дәрестә булды, мәктәп каршындагы футбол кырында яшь спортчылар белән аралашты.
Спорт залында Казанның ел укытучысы, 55 нче мәктәпнең физик тәрбия мөгаллиме Андрей Евдокимов дәүләт башлыгына укучыларга физик тәрбия бирүдә яңа алымнар хакында сөйләде. А.Евдокимовның сүзләренә караганда, 55 нче мәктәптә кызлар һәм малайлар өчен 5 нче сыйныфтан башлап физкультураны аерым укыту алымы кулланыла. Мондый системада мәктәп укучыларының физик әзерлек күрсәткечләре үсә.
Дмитрий Медведевта физкультураны бу рәвешле укыту системасы кызыксыну уятты. Дәүләт башлыгы шулай ук укучылардан атнасына ничә физкультура дәресе кирәк, дип кызыксынды. “Ким дигәндә өчәү”, – дип җавап бирде алар.
Минтимер Шәймиев дәүләт башлыгына хәзерге вакытта Казанда “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында инвалидлар арасында баскетбол ярышлары үткәрелүе хакында сөйләде. РФ Президенты әлеге башлангычны хуплады, бу уңайдан Россия паралимпиячеләре ирешкән уңышларны билгеләп үтте.
177 нче мәктәп директоры Илдар Имамовның сүзләренә караганда, уку йортының куәтле спорт базасы бар, ул укучыларның сәламәтлеген ныгытуда нәтиҗәле файдаланыла.
“Киләчәк мәктәбендә” күп функцияле спорт залы эшләп килә, анда 5–11 сыйныф укучылары волейбол, баскетбол, теннис, футбол уйный. Кече спорт залында башлангыч сыйныф укучылары физкультура белән шөгыльләнә. 177 нче мәктәптә тренажер, хореография заллары, бассейн бар. Мәктәп базасында шулай ук футбол, баскетбол, волейбол, йөзү һәм җиңел атлетика буенча 5 спорт мәктәбе эшләп килә.
Мәктәп янында спорт мәйданчыгы урнашкан, ул ясалма өслекле футбол кырын, 250 метр озынлыгындагы йөгерү юлларын, хоккей тартмачыгын, волейбол һәм баскетбол мәйданчыкларын берләштерә.
Мәктәптә өстәл теннисы өчен өч өстәл урнаштырылган, анда балалар тәнәфесләрдә теннис уйный.
2008 елның сентябрендә ачылган 177 нче мәктәптә 38 сыйныфта 1029 укучы белем ала. Мәктәптә оранжерея, яшь натуралистлар түгәрәге өчен бүлмә, укыту–тәҗрибә участогы бар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100