Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Россия Президентын сайлауны күзәтү буенча иҗтимагый штаб эшли башлады
Татарстанның Иҗтимагый палатасында 2024 елда Россия Президентын сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб эшенә старт бирелде. Алдагы кампания барышын күзәтеп торучы берничә мең күзәтүче әзерләнәчәк.
«Иҗтимагый штаб — ул кайнар күзәтү ноктасы. Нәкъ менә гражданнарның хокукларын үтәү өлешендә бөтен сайлау процессы мониторингы биредә җайга салыначак, шулай ук түгәрәк өстәлләр һәм экспертлар белән очрашулар үткәреләчәк. Бөтен эшчәнлек сайлауларның ачыклыгын һәм легитимлыгын тәэмин итүгә юнәлдереләчәк. Без берничә мең кешене өйрәтергә ниятлибез. Әлегә санын атау авыр, әмма кампания тулысынча тәэмин ителәчәгенә ышанам», – дип билгеләп үтте Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
Штаб кысаларындагы беренче очрашуда палата экспертлары, яшьләр оешмалары вәкилләре һәм җәмәгатьчеләр җыелды. Алар киләсе елда кампания үткәрү үзенчәлекләре, шулай ук тавыш бирүдә барлыкка килергә мөмкин төп сораулар һәм рисклар турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, өч көн дәвамында сайлаулар үткәрү күзәтүчеләр саны күп булуны күздә тота, дип өстәде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев. Ул җыелганнарга булачак сайлау циклы турында сөйләде.
«Сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре мөмкин кадәр күбрәк булсын өчен, без барысыннан да ныграк кызыксынабыз. Төп өстенлек — ачыклык һәм легитимлык. Күзәтүчеләр күбрәк булган саен, процесс контрольдә яхшырак тотыла һәм күзәтелә. Алар безгә үзара бәйләнешнең теге яки бу формаларын кайда кулланырга кирәклеген әйтәләр. Фикер алышу — бик мөһим фактор», — дип өстәде ул.
Сайлау участокларында күзәтүчеләрнең эшенә кагылышлы законнарда җитди үзгәрешләр булды. Хәзер алар күбрәк булырга мөмкин. Моннан тыш, аларга мәйданчыкта ачык күзәтү алып барырга рөхсәт ителә, бу сайлауларны тагын да үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә, дип нәтиҗә ясады Кондратьев.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президентын сайлаулар өч көн— 2024 елның 15-17 мартында узачак. Үзәк сайлау комиссиясе аларны әзерләү чараларының календарь планын раслады.
Хәзерге Россия лидеры Владимир Путин яңа президентлык срогына тәкъдим ителергә карар итте. Җиңү очрагында бу инде аның бишенче Президент каденциясе булачак.
Путинның үз-үзен тәкъдим итүен хуплау командасына 700дән артык кеше керде. Соңрак «Бердәм Россия» партиясе съезды аның кандидатурасын бертавыштан хуплады. Соңрак дәүләт башлыгы Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз