news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия Президенты призына илнең иң яхшы аргамаклары арасында ат чабышлары узачак

Казанда Россия Президенты призына илнең иң яхшы аргамаклары арасында ат чабышлары узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шәһәр һәм Республика көнендә, 30 августта, Казан ипподромында Россия Президенты призына ат чабышлары узачак. Гомуми приз фонды 15 миллион сум тәшкил итә. ТР Ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза Арсений Кәримов.

«Заявка кампаниясе 18 августка кадәр дәвам итә. Казанга «Россиянең иң яхшы атларын» алып киләчәкләр. Ат чабышлары 14.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Моңа кадәр Россия Президенты призына ат чабышлары Казанда ике тапкыр - 2005 һәм 2011 елларда узган иде. Инде берничә ел мондый ярышлар үткәрелмәде, әмма быелдан традицияне яңартырга булганнар.

Шулай ук бу көнне Татарстан Рәисе призына да ат чабышлары узачак, дип өстәде Каппушева.

news_right_1
news_right_2
news_bot