Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия Президенты призына ат чабышлары башланды
Ростов өлкәсеннән Патрон кушаматлы айгыр “Рус аргамагы” призына үткәрелгән бәйгедә беренче килде
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында Россия Федерациясе призына ат чабышлары уза. Ярышларның гомуми приз фонды 28,5 миллион сум тәшкил итә. 9 бәйгедә катнашу өчен 178 ат арасыннан 132 аргамак сайлап алынды.
Ат чабышларын Россия, Әзербайҗан, Әрмәнстан һәм Татарстан Президентлары - Дмитрий Медведев, Илһам Алиев, Серж Саргсян һәм Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылыр дип көтелә.
Бәйрәм 18.00 сәгатьттә “Рус аргамагы” призына оештырылган бәйге белән башланды. Бәйгенең дистанциясе – 1600 метр. Приз фонды – 1 миллион сум.
Бәйге башланыр алыннан белгечләр Патрон кушаматлы айгырга өстенлек бирде. Аларның фикеренчә, Ростов өлкәсеннән китерелгән айгырның көндәшләре арасында Оджар (Ставрополь крае), Капланбәк (Үзбәкстан) һәм Ахбазан (Дагыстан) кушаматлы юртаклар бар.
Фаразлар чынга ашты һәм “Рус аргамагы” призын Патрон кушаматлы айгыр (җайдагы – Ю.Тихонов) отты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз