Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Россия почтасы» логистика үзәге ачылды
Логистика үзәге Татарстан, Мари Эл, Чуашстан, Удмуртия республикалары, Самара, Ульяновск өлкәләрендә яшәүче 12 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтә.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Казан» халыкара аэропорты территориясендә «Россия почтасы» логистика үзәге сәнәгый файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә «Россия почтасы» матбугат хезмәте.
Логистика үзәге Татарстан, Мари Эл, Чуашстан, Удмуртия республикалары, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүче 12 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә хатлар, посылка, бандерольләр (һ.б.) 3,5 мең почта бүлеге өчен сортларга аерыла.
Логистика үзәгендә 700дән артык хезмәткәр эшли. Эшнең күләме артуга бәйле рәвештә 1,5 мең эш урыны булдырылачак.

Бүген тантанада катнашучылар «Казан» аэропортына Кытайның Чжэцзян провинциясе башкаласы - Ханчжоу шәһәреннән килгән Ту-204С самолетыннан почта аша җибәрелгән әйберләрне бушату процессын күзәтте.
Логистика үзәген файдалануга тапшыру чарасында Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Россия почтасы» генераль директоры Николай Подгузов, Федераль таможня хезмәте башлыгының беренче урынбасары Руслан Давыдов, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз