news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Россия почтасы” хезмәткәрләрен посылкалар урлаган өчен кулга алганнар

Суд дүрт кешене өй арестына җибәргән, тагын өчесе бу эш буенча шаһитлар буларак бара.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанның Вахитов районы суды “Россия почтасы”ның дүрт хезмәткәрен өй арестына җибәргән. Алар посылка белән җибәрелгән гаджетларны урлауда гаепләнә.

Тоткарланган дүрт кешегә җәзаны судның берничә залында төрле судьялар билгеләгән.

Тоткарланган затлар бу җинатяьтә үз гаепләрен таныйлар. Гаепләнүчеләрнең алтысы йөк ташучылар, берсе – тракторчы.

Җинаять эше бер төркем затлар кылган урлау буенча кузгатылган. Аларга 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

Дүрт кеше 14 гыйнварга кадәр өй арестында булачак, тагын өчесе бу эш буенча шаһитлар буларак бара.

«Татар-информ» Казанда Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарә хезмәткәрләре кыйммәтле посылкаларны урлау сериясендә шикләнелгән “Россия почтасы”ның җиде хезмәткәрен тоткарладылар, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot