news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Россия почтасы» бүлекчәсе өстендәге элмә такта җимерелеп төшкән

Космонавтлар урамындагы почта бүлекчәсенең элмә тактасын кар басып төшергән булуы ихтимал.

Казанда «Россия почтасы» бүлекчәсе өстендәге элмә такта җимерелеп төшкән
соцсети

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казанда Космонавтлар урамындагы «Россия почтасы» бүлекчәсенә керү юлы өстендәге элмә такта җимерелгән. Металл тактаны кар басып төшергән булуы ихтимал.

Вакыйга булган урыннан фотоларны шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырды.

Кадрларда тимер конструкциянең бүлекчә алдында ятуы күренә. Янәшәдә - кар көртләре. 

Бу хәлнең сәбәпләре билгеләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot