news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия парклары белән идарә итү буенча җитәкчелек оештырылачак

Конгресста катнашучыларның географиясе Австралия һәм Яңа Зеландияне, АКШ, Африка, Европа һәм БДБ илләрен колачлый.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). 18-20 октябрь көннәрендә Казанда World Urban Parks Бөтендөнья конгрессы узачак. Анда 120 эксперт-спикер һәм 1 меңнән артык кунак парк һәм шәһәрләр үсеше хакында фикер алышачак, шулай ук Россия парклары белән идарә итү буенча җитәкчелек оештырачак. Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Конгресста катнашучылар барлык стадияләрдә (концепциядән эксплуатациягә кадәр) парклар һәм иҗтимагый киңлекләр оештыру буенча Россия һәм халыкара күләмдәге иң яхшы алым һәм тәҗрибәләрне тикшерәчәк. Проблемалы мәсьәләләрне күтәреп, Россиядә парклар төзү һәм алар белән идарә итү буенча гамәли җитәкчелек булдырачак», - диде ул.

Конгресста катнашучыларның географиясе Австралия һәм Яңа Зеландияне, АКШ, Африка, Европа һәм БДБ илләрен колачлый. Конгресска Кен Смит, Таня Мюллер, Гил Пеньялоса кебек мәшһүр архитектура эшлеклеләре дә кушылыр дип көтелә.

«Бу әлеге өлкәдә әйдәп баручы белгечләр белән очрашу өчен уникаль мөмкинлек», - дип искәртте Казан мэры Илсур Метшин.

  • Конгресс «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Аның эшлекле программасы 30дан артык сессия һәм пленар утырышларны үз эченә ала. Казан әлеге чараны үткәрү хокукына Ага Хан Халыкара архитектура премиясендә җиңеп чыгуы нәтиҗәсендә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100