news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия онкологлары съезды: Татарстан үзенең онкология мәктәбе белән горурлана

Казанда Россия онкологлары съезды: Татарстан үзенең онкология мәктәбе белән горурлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда 8-10 апрель көннәрендә Россия онкологларының XIV съезды уза. Бүген Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта корылтайның ачылыш тантанасы узды. Чит илләрдән дә вәкилләр катнашында уза торган чара Татарстан онкология хезмәтенең 80 еллыгына багышланган.

Съезд эшендә төрле төбәкләрдән штаттан тыш баш онкологлар, онкология үзәкләре җитәкчеләре, федераль белем бирү оешмалары, профильле кафедра вәкилләре катнаша.

Съездда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Сезнең һәм безнең алда торган төп бурычлар – бөтен дөньяда булган шушы авыруга каршы бергәләп көрәшү. Россия төбәкләрендә онкологиягә каршы көрәштә бурычлар һәм проектлар күп билгеләнгән. Татарстан үзенең онкология мәктәбе белән горурлана, аның илдә генә түгел, илдән читтә дә тәҗрибәсе яхшы таныш. Без онкологларыбыз белән горурланабыз. Яшь белгечләребездә булган потенциал, Россия, Татарстан халкы гомерләрен саклап калу өчен, безнең алга хәрәкәт итүне, үсешкә омтылуны таләп итә. Гаять авыр хезмәтегез зур тырышлык сорый. Сезгә бик зур рәхмәт. Онкология хезмәтендә чыннан да мультидисциплинар караш булырга тиеш», – диде Ләйлә Фазлыева.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев съезд уздыру урыны буларак Казан сайлануы өчен рәхмәтен җиткерде. «Съезд кунаклары безнең республиканың онкология хезмәте белән таныша. Аның төп резервлары безнең онкологларның фикерләү рәвешендә. Бүген төп өч дәвалау алымы бар – хирургия, нурланыш терапиясе, химия терапиясе. Онколог дөрес дәвалау траекториясен сайлый белергә тиеш. Безнең табиблар төрле комбинацияләрне бик уңышлы куллана», – диде Альмир Абашев.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аның сүзләренчә, корылтайның «Буыннар диалогы» дип аталуы юкка гына түгел. Форумда тәҗрибәле белгечләрнең яшь табибларны теге яки бу шешне ничек итеп дәваларга өйрәтүе күздә тотыла. Шулай ук, олы яшьтәге табиблар да яшьләрдән ниндидер яңа әйберләргә өйрәнә.

Министр әйтүенчә, Татарстанның онкология хезмәтендә җиһазлар, җайланмалар да заманча, табиблар да тәҗрибәле, тик яман шешне вакытында ачыклау өчен, беренче чиратта, кешеләрнең үз җаваплылыгы мөһим. Алар үзләренә игътибарлы булып, даими тикшеренеп торырга тиеш, ди ул.

«Татарстанның 1 миллион 800 меңнән артык кешесе 2026 елда профилактик тикшерүләр, диспансеризация узарга тиеш», – диде Альмир Абашев.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Карпин билгеләп узганча, онкологиягә каршы көрәш, ул, гомумән, дисциплинаара фән. «Кардиоонкология дигән белгечлек барлыкка килде, онкологик авыруларны реабилитацияләү гамәлдә, шуңа күрә бүген кардиологлар да, реабилитологлар да чыгыш ясаячак. Онкогеронтология дигән белгечлек тә бар, ул өлкән буынга ярдәмне күздә тота», – диде Андрей Карпин.

Съезд кысаларында табиблар балалар онкологиясе, онкоурология, онкомаммология, онкогинекология, молекуляр-генетик тикшеренүләр, паллиатив ярдәм сорауларын күтәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot