news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия оборона министры урынбасарын көтәләр

Рөстәм Миңнеханов көннең беренче яртысында Юрий Борисов белән очрашырга ниятли.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов белән очрашырга ниятли. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узачак. Бу хакта республика Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Әлегә федераль министр урынбасарының Татарстанга сәфәр планы хәбәр ителми. Шул ук вакытта оборона министры урынбасарының республикага еш килүен билгеләп үтәргә була. Ул республиканы илнең стратегик мөһим төбәге дип бер генә тапкыр атамады.

news_right_1
news_right_2
news_bot