news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия мөселманнарын хәләл яшәү рәвеше алып барырга өйрәтәчәкләр

Мәрҗани мәчетендә узачак «Хәләл тормыш рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә ислам финанслары һәм хәләл индустрия белән бәйле кешеләр катнашачак.

Казанда Россия мөселманнарын хәләл яшәү рәвеше алып барырга өйрәтәчәкләр
Солтан Исхаков

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 9 декабрь көнне Казанның Мәрҗани мәчетендә «Хәләл тормыш рәвеше» Бөтенроссия конференциясе узачак. Анда ислам финанслары һәм хәләл индустрия белән бәйле кешеләр катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова сөйләде.

«Сентябрь аенда без Мәрҗани мәчете белән бергәлектә „Хәләл яшәү рәвеше“ дигән түгәрәк өстәл уздырган идек. Татарстанда һәм аннан читтә яшәүчеләр ихтыяҗы белән зур конференция уздырырга булдык. Сәламәтлеге чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү оешмасы буларак, безнең максат — инвалид кешене социаль һәм рухи тормышка кертү», — дип сөйләде ул.

ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин «хәләл» төшенчәсенең ризыкка гына түгел, ә барлык яшәү рәвешенә кагылырга тиешлеген искәртте. «Хәләл төшенчәсе безнең эш урынын, киенүне, табышны, һ.б. үз эченә ала. Шулай ук сәламәтлеге чикле кешеләргә дә без игътибар бирәбез. Аларга бирелгән даруларның хәләл булу булмавы соравы туа, аларның яшәү урыны, кулланган җиһазлары да карала», — дип сөйләде ул.

Сәламәтлеге чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең идарә әгъзасы Юныс Сибгатуллин конференциядә катнашачак кешеләр турында сөйләде. «Конференциядә ислам финанслары һәм хәләл индустриядә эшләгән кешеләр катнашыр, дип өмет итәбез. Пандемия сәбәпле, онлайн форматта катнашучылар да булачак», — ди ул.

Конференцияне ТР Диния нәзарәтнең Хәләл стандартлары комитеты, Ислам юридик үзәге һәм сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100