news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге форумы уза

Слетка балалар хәрәктенең 50 муниципаль кураторы җыелган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасының Татарстан төбәк бүлеге республика форумы ачылды. Форум барышында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары слеты һәм әлеге хәрәкәтне республика районнарында җәелдерүче педагоглар конференциясе дә узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте: Минем заман» форумы КФУның IT-лицее интернат-мәктәбе базасында үтә, ул 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима слетка балалар хәрәкәтенең 50 муниципаль кураторы җыелуы хакында хәбәр итте.

«45 муниципалитеттан да вәкилләр килде. Балалар белем бирү сессияләрендә катнаша, 31 октябрьдә конференция узачак. Укучылар гомумроссия хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге рәисен сайлауда катнашачак. Бездә өч кандидатура бар, аларның берсе - «Студентлар лигасы», икенчесе «Кадрлар резервы» тарафыннан тәкъдим ителгән, берсе үз-үзен кандидат итеп күрсәтә. Балалар алдында үз лидерларын сайлау бурычы тора», - диде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100