news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза

Татарстан Фәннәр академиясе оештырган конференция кысаларында Россия һәм ислам дөньясының үзара бәйләнеше турында сөйләшәчәкләр.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда “Россия һәм ислам дөньясы: бергә эш итү юнәлешләре һәм заман таләпләренә җаваплар эзләү” халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. Ул, ике көн дәвам итеп, иртәгә конференциягә нәтиҗәләр ясау белән тәмамланачак.
Оештыручылар әйтүенчә, алар бүгенге датага әлеге конференцияне билгеләгәндә, Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына еллык юллама ясаячагын белмәгән. Шуңа күрә конференция ачылышында катнашырга тиешле затлар килә алмаган. Шулай булуга карамастан, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу дәвам итәчәк.

Конференция ачылышында ТР Диния нәзарате рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша алмады. Аның сәламләү сүзләрен урынбасары - “Кол Шәриф” мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов җиткерде.

“Россия һәм ислам дөньясы – дөнья сәясәтендә тарихи теләктәшләр. Бүгенге көндә Россия һәм ислам дөньясының дуслыгы барлык кешелек дөньясында тотрыклы үсеш тәэмин итә торган әһәмияткә ия.

Исегезгә төшерәбез, быел май аенда Франциянең яңа сайланган Президенты Эммануэль Макрон болай диде: “Бер генә мөһим чара да Россия катнашыннан башка чишелә алмый”. Илебез мөселманнары, 100 ел элек ничек булса, бүген дә Россия белән Көнчыгыш илләре арасында гармония урнаштыра торган мөһим фактор булып кала бирә. 20 миллионнан артык мөселманы булган дәүләт Россияне 2003 елдан ислам хезмәттәшлегенең күзәтү оешмасы иле итеп таныды.
Илфар хәзрәт сүзләренчә, мөселман факторы Россия эшмәкәрләре һәм дипломатларына башка илләр, Азия, “Ислам сигезлеге” илләре, Төньяк Африка, гарәп дәүләтләре белән хезмәттәшлеккә ярдәм итә.

“Ислам дөньясының Россия белән үзара бәйләнеше күпкырлы. Сәүдә, белем бирү, мәдәният кенә түгел, соңгы арада куркынычсызлык белән тәэмин итү һәм хәрби-техник хезмәттәшлек, халыкара террорчылыка каршы көрәш лидерлык итә”.

Илфар хәзрәт фикеренчә, Татарстанда яңарак кына ачылган Болгар ислам академиясе дә барлык Россия мөселманнары белән тыгыз дини бәйләнешләр булдыруда чираттагы адым булды.

“Болгар ислам икадемиясе – белем бирү бинасы гына түгел, ул дөньяның мөселман илләренә Россия йогынтысын киңәйтү һәм таратуда мөһим роль уйнар дип уйлыйбыз”, – диде Илфар хәзрәт Хәсәнов үз чыгышында.
Ачылыш тантанасыннан соң, делегатлар төрле секцияләргә бүленеп эшләячәк. Конференция кунакларын шулай ук Казанның истәлекле урыннары белән дә таныштырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100