news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Россия мәдәниятендә милли әдәбият» темасына түгәрәк өстәл була

Түгәрәк өстәлдә мәдәниятнең аерылгысыз өлеше буларак милли әдәбият һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 28 августта Татарстан Язучылар берлегендә «Россия Федерациясе мәдәниятендә милли әдәбият» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түгәрәк өстәл Федераль матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган милли әдәбиятларга ярдәм күрсәтү программасына кергән Россия халыкларының Милли әдәбиятлары фестивале кысаларында үтә.

Фестиваль Казанда 27-30 августта уза. Түгәрәк өстәлне Казаннан шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Алексей Саломатин һәм Ижевскидан шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, профессор, Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре Алексей Арзамазов алып барачак.

Чарада Мөхәммәт Әхмәдов, авар шагыйре, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, публицист, Дагыстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе. Махачкала шәһәре; Сувайнат Мәүлетдин кызы Кюребекова, табасаран шагыйре, Язучылар берлеге сәркатибе, «Дагыстан хатын-кызлары» журналы мөхәррире. Махачкала шәһәре; Олег Гаврильевич Сидоров, якут журналисты, язучы, «Якутия язучылары» Ассоциациясенең идарә рәисе. Якутск шәһәре; Инесса Ильинична Томская, юкагир халык җырчысы, Юкагирлар Ассоциациясе рәисе, азсанлы җирле халыклар театры артисты. Якутск шәһәре; Галина Сергеевна Бабурова, журналист, веп шагыйре, актриса. Петрозаводск шәһәре; Татьяна Петровна Швецова (Мокшанова), эрзя шагыйре, тәрҗемәче. Саранск шәһәре; Раиса Константиновна Орлова, мокша шагыйре, тәрҗемәче. Саранск шәһәре; Надежда Павловна Большакова, коль-саам язучысы. Мурманск шәһәре; Наталья Николаевна Чебелькова (Чорос), телеут җырларын башкаручы, Халыкара конкурслар лауреаты. Кемерово шәһәре; Инга Александровна Артеева, музыкант, язучы, Нарьян-Мар шәһәре; Баир Сономович Дугаров, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, этнограф. Улан-Удэ шәһәре; Николай Джамбулович Санджиев, калмык шагыйре, прозаик, Калмык Республикасы Мәдәният һәм Туризм министры урынбасары. Элиста шәһәре; Мария Кузьминична Волдина, чичән, хант халык җырларын башкаручы. Ханты-Мансийск шәһәре; Светлана Селиверстовна Динисламова, манси шагыйре. Ханты-Мансийск шәһәре; Алексей Андреевич Арзамазов, шагыйрь, филология фәннәре докторы, Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре. Ижевск шәһәре һәм башкалар катнаша.

Түгәрәк өстәлдә мәдәниятнең аерылгысыз өлеше буларак милли әдәбият, милли әдәбиятның оригиналь текстларын тәрҗемә итү үзенчәлекләре һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Чара Тукай клубында була. Башлана 10.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100