news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Россия һәм БДБ студентлары фәнни ачышлары белән таныштырып үтте
Бүген Казан дәүләт медицина университетында 84-нче Бөтенроссия студентлар фәнни конференциясе ачылды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина университетында 84-нче Бөтенроссия студентлар фәнни конференциясе ачылды. Чара Казан дәүләт медицина университеты, университетның студентлар фәнни җәмгыяте тарафыннан оештырылды.
Конференцияне Казан дәүләт медицина университеты ректоры профессор Алексей Созинов, фән һәм инновацияләр буенча ректор урынбасары Андрей Киясов, укыту-методик эш буенча ректор урынбасары Фәрит Биккинеев ачып җибәрделәр. Алексей Созинов әйтеп үткәнчә, әлеге конференцияне уздыру Татарстан һәм Казан өчен матур традициягә әйләнде. “Ел саен форумда фәнни эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән студентлар катнаша, кызыклы һәм әһәмиятле темаларга чыгышлар тәкъдим итә. Быел да студентлар медицина һәм башка тармакларның 45 юнәлеше буенча фәнни ачышлары, эш нәтиҗәләре белән таныштырачак”, - диде ректор.
Конференция эшендә Казан дәүләт медицина университеты студентлары гына түгел, Россия һәм БДБ фәнни медицина мәктәпләре вәкилләре дә катнаша. Пленар утырыш кысаларында Франциянең Марсель шәһәреннән килгән медицина фәннәре докторы профессор Рөстәм Хәҗипов “Үсешнең башлангыч этабында баш мие активлыгы” темасына фәнни доклад ясады. Ә аннан соң студентлар секцияләр утырышларында докладлар ясады. Быел секцияләр дә кызыклы һәм актуаль темаларга багышланган иде: “Хезмәт медицинасының актуаль мәсьәләләре”, “Акушерлык”, “Гинекология”, “Биомедицина этикасы һәм медицина хокукы”, “Биохимия”, “Эчке авырулар”, “Тернәкләндерү һәм спорт медицинасы”, “Гомуми гигиена”, “Туклану гигиенасы”, “Дерматовенерология”, “Балалар хирургиясе”, “Яңа дару препаратларын эшләү һәм өйрәнү”, “Клиник иммунология һәм аллергология”, “Йогышлы авырулар”, “Чит телләр”, “Тарих”, “Медицина һәм ватан тарихы”, “Нур диагностикасы һәм терапиясе”, “Медицина психологиясе һәм психиатрия”, “Сәламәтлек саклау өлкәсендә менеджмент” һәм башкалар.
Быел беренче тапкыр студентлар Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә конференциянең “Эчке авырулар” секциясенең “Кардиология 1” һәм “Нейрохирругия” бүлекләре утырышларында катнашты. Анда кардиология буенча - 15 һәм нейрохирургия буенча 7 шәкерт чыгыш ясады. Билгеле булганча, Төбәкара клиника-диагностика үзәге Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан дәүләт медицина академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Узган ел үзәк нигезендә 975 курсант, 400 студент, 66 ординатор, 44 интерн, Казан медицина көллиятенең 500 шәкерте укып чыккан иде.
Иртәгә, конференцияне ябу көнендә, конференция нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган студентларны истәлекле дипломнар белән бүләкләү тантанасы узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot