news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия космонавтика федерациясенең төбәкара бүлеген оештыру нияте бар

Ул Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ базасында урнашачак

(Казан, 15 август, “Татар-информ” Айгөл Фәхретдинова). Татарстан башкаласында, төгәлрәге Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты –КАИ базасында Россия космонавтика федерациясенең төбәкара бүлеген оештыру ниятләнә. Бу хакта бүген журналистларга “Казан ярминкәсе”ндә “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” күргәзмәсе кысаларында оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Очрашуда космонавт, Россия космонавтика федерациясе вице-президенты Александр Александров, федерациянең башкаручы директоры Вячеслав Барденков һәм Циолковский исемендәге Россия космонавтика академиясенең Казан төбәк бүлеге президенты Виталий Алтунин катнашты.
Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында 2011 елда Россия космонавтика федерациясе комитеты оешкан иде. Аның рәисе - федерация әгъзасы, әлеге вуз ректоры вазифаларын башкаручы Николай Абруков. Федерация вице-президенты Александр Александров ике дистәдән артык авиасәнәгать предприятиесе, югары уку йортлары урнашкан Казанда Россия космонавтика федерациясенең комитеты барлыка килү әлеге оешманың предприятиеләр, вузлар белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә юл ачты, дип исәпли. “Бу бик дөрес адым булды. Шул юл белән без эшчәнлек кырын киңәйтәбез”, - ди ул.
Агымдагы ел ахырында әлеге комитет базасында Россия космонавтика федерациясенең төбәкара бүлеген оештыру ниятләнә. Россия космонавтика академиясенең Казан төбәк бүлеге президенты Виталий Алтунин аңлатуынча, КАИ нигезендә бүген эшләүче комитетның функцияләре тар, ә төбәкара бүлек күп планлы, зур үзәк ролен башкарачак. Ул хәзер Казан илкүләм тикшеренү техник университетыннан тыш, үз сафларында Казанның һәм күрше төбәкләрнең башка вузларын, оешмаларын да берләштерәчәк. Билгеле инде аның вазифалары да киңәя. Космос темасына багышланган фәнни тикшеренүләр уздыру, югары технологияләр үсеше, икътисадка заманча космик технологияләрне кулланылышка кертү белән кызыксынган фәнни-тикшеренү оешмалары, бизнес структуралары, дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз эшләү, өметле фәнни проектларга бәйсез фәнни-техник экспертиза уздыру, мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр арасында космонавтика өлкәсендә пропаганда эше алып бару, космонавтика проблемаларына багышланган халыкара форум, симпозиумнар оештыру – боларның барысы да әлеге бүлек вазифаларына керәчәк.
“Федерациянең төбәкара бүлегенең барлык эш планы Циолковский исемендәге Россия космонавтика академиясе Казан бүлеге планнары белән үрелеп барачак. Алар бер үк максатка хезмәт итә”, - ди Виталий Алтунин.
Виөе-президент Александр Александров Казанда шушындый бүлек төзелү уңае белән үз теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде. Аның фикеренчә әлеге киң планы үзәк эшчәнлегенә кураторлык эше аерым вуз тарафыннан түгел, ә төбәк Хөкүмәте дәрәҗәсендә алып барылырга тиеш. “Россия космонавтика федерациясенед Казандагы комитеты шуны истә тотып, үз проектлары һәм тәкъдимнәре белән Хөкүмәткә чыгарга тиеш”, - ди ул.
Хөкүмәткә тәкъдим итәрлек проектлар димәктән, Циолковский исемендәге Россия космонавтика академиясе Казан бүлеге президенты үзләренең бер планын ачты. Алар Казанда аэрокосмонавтика юнәлешендәге кадет мәктәбе төзү идеясе белән яна. Күрше Башкортстанда мондый кадет мәктәбе төзелү этабында икән инде. “Мондый кадет мәктәбе яшьләрне авиация вузларында киң профильле белгечләр итеп әзерләргә үз өлешләрен кертергә тиеш. Алар арасыннан киләчәктә космонавтлар отрядларына сайлап алырлык белгечләр чыгарга тиеш. Безгә бу өлкәдәге “акыллы башлар”ны балачактан ук әзерләргә кирәк”, - ди ул. Биредә дә балаларны, Суворов училищендагы кебек сыйныфтан әзерли башларга уйлыйлар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot