news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия көненә «Беренчеләр хәрәкәте» активистларына паспортлар тапшырдылар

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов «Без – Россия гражданнары» акциясе кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте»нең Казан бүлекчәсе активистларына паспортлар тапшырды. Тантаналы шартларда 14 катнашучы паспорт алды.

Азат Абзалов белән бергә сәхнәгә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Татарстан Республикасы буенча башкарма директоры Артур Сабитов күтәрелде. Ул «ГТО» билгеләрен тапшырды.

Бүләкләү «Казан» гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган концертта узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot