Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия көненә багышланган бәйрәм салютыннан соң махсус автобуслар бирелә
Россия көнендә, 12 июньдә, Казан халкы һәм кунаклары өчен Казансу елгасы буенда бәйрәм салютыннан соң махсус җәмәгать транспорты бирелә. Шәһәр халкы автобусларга «Энергетика университеты» һәм «Яшьләр үзәге» тукталышларында утыра ала. «Энергетика университеты» тукталышыннан Декабристлар урамы ягына таба 6, 15, 29, 46, 35, 60, 62 нче номерлы автобуслар билгеләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яшьләр үзәге» тукталышыннан Кремль дамбасы ягына таба 22, 30, 35а, 47, 74, 89 нчы номерлы автобуслар куелган.
Татарстан башкаласында Россия көнен бик зурлап бәйрәм итәргә җыеналар, биредә бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә: 12 июнь көнне республика күләмендәге «Мәдәниятләр мозаикасы» этно-дини фестивале уздырыла, төп мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге янында – «Корни», «Сова» төркемнәре һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз