news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия киносы тарихына багышланган күргәзмә ачыла

8 октябрьдән Татарстан Милли музеенда Дәүләт үзәк кино музееның «Путем кинопленки» күргәзмәсе эшли башлый. Экспозиция Россия кинематографының йөз елдан артык тарихын һәм аның ил тарихындагы мөһим вакыйгалар белән бәйләнешен тәкъдим итә.

Күргәзмәдә Дәүләт үзәк кино музее һәм Татарстан Милли музее фондларыннан 400гә якын экспонат урын алачак. Экспозиция XX гасыр башында Россия кинематографы барлыкка килгән чордан башлап советлар чорыннан соңгы кинога кадәрге вакыт аралыгын колачлый.

Килүчеләр кино сәнгатенең җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бергә ничек үсүен, кино теле һәм фильм төшерү ысулларының ничек үзгәрүен күрсәтә торган уникаль экспонатлар белән таныша алачак.

Алар арасында XX гасыр башында кулланылган кул приводы белән «Патэ-камера» кино төшерү аппараты, НЭП чоры күлмәкләре, шулай ук «Герой нашего времени» (1965), «Москва слезам не верит» (1979), «Орда» (2012), «Трудно быть богом» (2013) фильмнарында кулланылган костюмнар бар.

Яшь чикләве – 6+.

news_right_1
news_right_2
news_bot