news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Россия көненә багышланган митинг–концерт уза
Чараны “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге “Яшь Гвардия” иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрә
Скопировать ссылку
(Казан, 12 июнь, “Татар–информ”). Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге “Бердәм Россия” Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен Россия көненә багышланган бәйрәм митинг–концерты үткәрә.
Митинг–концерт Федор Шаляпин һәйкәле янында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән башланып китәчәк.
Чарада РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, “Яшь Гвардия” партиясе активистлары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнаша.
Митинг башланыр алдыннан йөздән артык яшь гвардияче Россия Федерациясенең 12 метрлы байрагын ТР Фәннәр академиясеннән Федор Шаляпин һәйкәленә кадәр күтәреп барачак.
Яшь гвардиячеләр, “Бердәм Россия” партиясе активистлары узып баручыларга Россия гербы төшерелгән тасмалар өләшәчәк.
Чарада сәяси совет секретаре урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Хөснетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергеева, “Бердәм Россия” Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының шәһәр штабы башлыгы Максим Мухин катнашыр дип көтелә.
Концертта Татарстанның сәнгать осталары, үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot