news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия көненә багышланган бәйрәм концерт-митингы узды

Митингта “Казан” бердәмроссиялеләре, депутатлар, “Яшь Гвардия” активистлары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан башкаласында Россия көненә багышланган бәйрәм концерт-митингы узды.
Күркәм гадәткә кергәнчә, Россия көнен бәйрәм итү һәр елны билгеле бер тематикага (гаилә кыйммәтләре, Россия яшьләренең киләчәге һәм башкалар) багышлана. Быел Владимир Путинның Иҗтимагый халык фронтын төзү турындагы инициативасы игътибар үзәгендә булды.
“Бүген митингта безнең белән бергә “Иҗтимагый халык фронты” Төбәк координация советына кергән җәмәгать оешмалары вәкилләре дә катнаша, - дип ассызыклады партиянең Казан җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наил Хөснетдинов. – Хәрәкәт безнең барыбызга да уртак бурычлар һәм зур җаваплылык йөкли. Безнең оппонентлар бу берләшмәдә йомшак якларны күрергә тели һәм шул рәвешле дәрәҗәләрен күтәрергә омтыла, әмма “Бердәм Россия” көчле, тотрыклы, үз-үзенә ышанычы зур булган партия. Бу көч җәмгыять партиягә күрсәткән ярдәм белән билгеләнә. Безнең сафларны актив, максатчан кешеләр даими рәвештә тулыландырып тора. Бүгенге митинг – безнең бердәмлекне тагын бер мәртәбә күрсәтү ул”.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бәрхиев митингта катнашучыларны шигъри юллар белән котлады. Ул Шаляпин һәйкәле янында таныш йөзләрнең күп булуына куануын белдерде. “Бердәм Россия” ел саен әлеге бәйрәмнең инициаторы буларак чыгыш ясый. Бирегә килгән саен мин яшьләрнең таныш йөзләрен күрәм. Бу Россия көне алар өчен гадәти һәм яраткан бәйрәмгә, бөек держава флагы яшь буын өчен берләштерүче башлангычка әверелә дигән сүз”, - диде ул.
Дәүләтебезнең күпмилләтлелеге темасы митинг-концертның тагын бер лейтмотивы булды. Минингка җыелучыларны бәйрәм белән котлап, “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе Татьяна Гусева болай дип ассызыклады: “Безнең державаның куәте һәм чәчәк атуы икътисади күтәрелешләр, инновацияләр һәм нанотехнологияләргә генә түгел, ә күп яктан халыклар арасындагы тынычлык, бер-береңне аңлау һәм дуслыкка да бәйле”.
Митинг барышында “Яшь Гвардия» активистлары үтеп-сүтеп йөрүчеләргә Россия флагы төшерелгән тасмалар таратты.
Казанның иҗат коллективлары һәм башкаручыларның концерт номерлары бәйрәмнең бизәге булды. Митинг ахырында Россия флагы төсләрендәге шарлар бәйләме Казан күгенә күтәрелде, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot