news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы ачылды

Казанда «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы ачылды
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә XV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы ачылу тантанасы булды. Шулай ук форум кысаларында «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмәсе ачылды.

Ачылыш тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулинның Коръән сурәсе укуы белән башланды. Форум эшендә 80нән артык ил катнаша, шул исәптән 40тан артыгы – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре. 80нән артык Россия төбәге катнаша.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

«Форум күп еллар дәвамында Россия һәи ислам илләре өчен аралашу һәм хезмәттәшлек мәйданы булып тора», – диде ул.

Премьер-министр форум үткәрелгән 15 ел дәвамында мөнәсәбәтләрнең ныгуын ассызыклады.

«Бүген горурлык белән үзара хөрмәт, ышаныч һәм бергә үсешкә бару турында сөйли алабыз. Ислам дөньясы Россия өчен һәрвакыт иң мөһим икътисади хезмәттәшләрнең берсе булды. Соңгы елларда безнең эшлекле элемтәләр стабиль рәвештә ныгый. Соңгы өч елда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар алмашы 37 процентка артты, шул рәвешле 156 миллиард доллардан артып китте», – дип сөйләде ул.

Ул Россиянең икътисади потенциалы «Russia Halal Expo» күргәзмәсендә тәкъдим ителүен ассызыклады. Күргәзмәдә дөньяның 11 иле һәм Россия төбәкләре катнаша.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Тантанада Ливия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре, Россиянең икътисади үсеш буенча министр урынбасары Дмитрий Вольвач, Ислам хәләл хезмәтләр палаталарының генераль директоры катнашты.

Ачылышта «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы символикасы сурәтләнгән почта маркасы һәм конверты кулланылышка керде.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100