Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышы үтәчәк
Казанда «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышы үтәчәк
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 29-31 августта Казанда «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышы узачак. Бу көнне Татарстан башкаласына 15тән артык гарәп илләре вәкилләре, шул исәптән Төркия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Кувәйт, илләре, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре һәм Россия Президенты администрациясе вәкилләре җыелачак.
Стратегик күзаллау төркеме ул – Россия һәм Ислам илләре арасындагы барлык өлкәләрдәге хезмәттәшлекне киңәйтү өчен төзелгән киңәшләшү органы. Үзенең беренче утырышын ул 2006 елның мартында Мәскәүдә үткәргән иде һәм анда БМО яклавы астында барлык дәүләтләрнең дә ихтыяҗларын истә тотарга сәләтле булган һәм дини һәм этникара нигездә бәрелешләрне кисәтүче Цивилизацияләр шурасы төзү башлангычы тәкъдим ителгән иде.
Икенче утырыш эшендә шулай ук федераль, республика хөкүмәтләре органнары да катнашачак. Рәсми шәхесләр арасында РФ Президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Собянин, РФ Президенты администрациясе җитәкчесе – Президент киңәшчесе Владислав Сурков, РФ Президенты администрациясе киңәшчесе Алексей Гришин, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Евгений Примаков та булыр дип көтелә.
Россия Федерациясе субъекты җитәкчеләреннән утырышта Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов, Дагыстан Республикасы Президенты Муху Алиев, Ингушетия Республикасы Президенты Мурат Зязиков, Кабарда-Балкар Республикасы Президенты Арсен Каноков, Карачай-Чиркәс Республикасы Президенты Мостафа Батдыев, Чечен Республикасы Президенты Алу Алханов катнашачак.
Татарстан кунаклары башкалабыз Казанның тарихи һәм мәдәни урыннары белән танышачак, нәселле юртак атларның Финал Кубогы ярышларына карыячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз