news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Россия хатын-кызы” Бөтенроссия илкүләм конкурсы этабы үткәрелә

2014 елда конкурс Россиянең 83 төбәгендә үткәрелә

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдә Казанда “Россия хатын-кызы” Бөтенроссия илкүләм конкурсы этабы уздырыла. Чара “Нечкәбил” Х Республика хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаилә конкурсы кысаларында “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә була. Ике конкурс та гаилә кыйммәтләрен ныгытуны максат итеп куя һәм халыкара Әниләр көне (ул 30 ноябрьдә билгеләнә) алдыннан үткәрелә.

“Россия хатын-кызы” Бөтенроссия илкүләм конкурсы – гаилә һәм әхлак кыйммәтләрен торгызу, демографик хәлне яхшыртуга, ана һәм хатын буларак хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрүне максаты итеп куйган уникаль социаль проект. Конкурс 2009 елда гамәлгә куелган һәм ел саен үткәрелә. Проектта кияүдәге хатын-кызлар һәм балалы хатын-кызлар катнаша ала.

2014 елда конкурс Россиянең 83 төбәгендә үткәрелә. Һәр төбәк җиңүчесен, жюридан тыш, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгелиләр. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан исеменнән 5 бала анасы Оксана Боброва катнаша.

“Россия хатын-кызы” Бөтенроссия илкүләм конкурсы финалы һәм бүләкләү тантанасы Мәскәүдә уза, дип хәбәр итә конкурс матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot