news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казанда Россия һәм Үзбәкстан хезмәттәшлеге форумында катнашучыларны сәламләде

Путин Казанда Россия һәм Үзбәкстан хезмәттәшлеге форумында катнашучыларны сәламләде
Фото: kremlin.ru

Казанда уза торган Россия һәм Үзбәкстан арасында III Төбәкара хезмәттәшлек форумы катнашучылары һәм оештыручыларына Россия Президенты Владимир Путин сәламләү телеграммасы җибәргән. Текст Кремль сайтында урнаштырылган.

«Форум төбәк һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, фән, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашында турыдан-туры диалогның нәтиҗәле механизмы булып тора. Игътибар үзәгендә – сәнәгать, сәүдә, транспорт, логистика, туризм һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендәге үзара хезмәттәшлекнең төрле аспектлары», — дип билгеләп үтә дәүләт башлыгы.

Ул ассызыклаганча, Россия һәм Үзбәкстанның барлык өлкәләрдә хезмәттәшлек итү өчен «яхшы нигезе» бар, һәм хәзер мөһим бурыч булып уртак эшнең яңа, перспективалы формаларын һәм ысулларын эзләү, шул исәптән конкрет чаралар белән «юл карталары»ын килештерү тора.

«Форумда фикер алышуларны нәкъ менә шундый рухта уздырырсыз дип өметләнәм. Һәм мин сезнең фикерләрегез һәм идеяләрегез Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеген алга таба үстерүгә хезмәт итәчәгенә шикләнмим», – дип ассызыклый Путин.

Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев Россиягә рәсми сәфәр белән 5-7 октябрьдә килә. Аның шулай ук республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу өчен Татарстанга эш сәфәре планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100