Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия һәм АСЕАНның энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар
РФ Энергетика министрлыгының Россия энергетика агентлыгы генераль директоры Алексей Кулапин бүген Казанда Россия – АСЕАН эшлекле форумы сессиясендә Россия, АСЕАН һәм Евразия икътисади берлеге арасында энергетика трегы буенча хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Дискуссия Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.
«Бүген АСЕАН дөнья икътисады үсешенең төп драйверларыннан берсе булып кала, аның тулаем эчке продукты якынча 4 триллион доллар тәшкил итә. Фаразлар буенча, урта сроклы перспективада АСЕАНның гомуми икътисади потенциалы ел саен уртача 4-5 процентка үсәчәк. Соңгы 20 елда төбәктә энергия ресурсларына ихтыяҗ ике тапкырга диярлек арткан, 2050 елга энергия куллану өч тапкырга артырга тиеш. Бу хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр ачыла дигән сүз», - дип сөйләде ул.
Аның мәгълүматларына караганда, бүген энергетиканы цифрлаштыру, кадрлар әзерләү һәм уртак проектларны үстерү мәсьәләләре беренче планга чыга. Хезмәттәшлекнең аерым перспектив юнәлеше – табигый газны куллануны киңәйтү.
17-19 июньдә Казан Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитын кабул итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз