news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Россия халыклары милли бәйрәмнәре” фотобәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Азнакайдан Рамил Фәттаховның каз өмәсе турындагы фоторәсеме “Иң яхшы рәсем” номинациясендә җиңү яулады.

Казанда “Россия халыклары милли бәйрәмнәре” фотобәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Казанда “Россия халыклары милли бәйрәмнәре” V Бөтенроссия фотобәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Оренбург өлкәсе фотографы Галина Фомина “Гран-при”га лаек булды. Аңа профессиональ фотоаппарат тапшырылды.

  • Бәйгегә барлыгы 121 гариза кергән. Бу исә өч номинация буенча Россиянең 23 төбәгеннән 433 эш дигән сүз. Бәйгенең гомуми премия фонды 225 мең сумны тәшкил иткән.

Эшләр “Иң яхшы рәсем”, “Фотоэшләр сериясе”, “Портрет” номинацияләрендә бәяләнгән.

Азнакайдан Рамил Фәттахов “Кем беренче” эше белән “Иң яхшы рәсем” номинациясендә җиңү яулады. Ул каз өмәсе күренешеннән каз йолку эшен төшергән.

Бәйге “Татарстан Республикасында 2014 – 2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100