news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия Герое Марат Әхмәтшинга һәйкәл ачылды

Сириядә һәлак булган хәрбигә һәйкәл 113нче мәктәп территориясендә ачылды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Виктория Елфимова). Казанның 113нче татар-рус мәктәбе территориясендә Россия Герое Марат Әхмәтшинга һәйкәл ачылды.

Чарада Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Тантанага шулай ук Марат Әхмәтшинның гаиләсе – әти-әнисе, хатыны, улы да килгән иде. Чарада катнашучылар Геройны бер минут тынлык белән искә алды, Казан танк училищесы курсантлары мемориалга чәчәкләр куйды.

«Бүген без якташыбыз Әхмәтшин Марат Радик улына һәйкәл ачабыз. Барлык кешегә дә тагын бер тапкыр аның үлемсезлеге мәңгелек икәнлеген күрсәтергә телибез», - диде Васил Шәйхразиев.

Марат Әхмәтшин 113нче мәктәптә белем алган, Казан артиллерия училищесына укырга кергән, аны тәмамлаганнан соң Төньяк Кавказ хәрби округында хезмәт иткән. 2016 елда аны Сириягә җибәргәннәр. Шул ук елның 3 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак булган. Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында җирләнгән.

Россия Президенты тарафыннан 2016 елның 23 июнендә кабул ителгән указ нигезендә махсус бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен капитан Әхмәтшинга үзе үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.

113нче мәктәпкә дә Әхмәтшин исеме бирелде, Лаешта аның хөрмәтенә һәйкәл куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100