Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия галимнәре тормышны тәэмин итү системаларын үстерү турында фикер алышачак
10 ноябрьдә Казанда Татарстанның Куркынычсызлык советы эшчәнлеге кысаларында илкүләм фәнни-гамәли конференция узачак.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). 10 ноябрьдә Казанда "Замана куйган таләпләр һәм янаулар шартларында тормышны тәэмин итү системаларын үстерүнең иннновацион юллары" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Оештыру комитетының рәисе – Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Конференциянең максаты – комплекслы радиацион, химик һәм биологик саклауга юнәлдерелгән фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үстерү мөмкинлекләрен ачыклау, шулай ук андый эшләнмәләрне производствога күчерү нияте белән лаборатория-сынау процессына инновацияләр кертү.
Конференциягә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко килүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз