news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия футбол җыелмасы Иран командасы белән тигез исәпкә уйнады

Кунаклардан бердәнбер тупны "Рубин" командасы футболчысы Сердар Азмун кертте.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россия футбол җыелмасы "Казан Арена" стадионында Иран футболчыларына каршы контроль матч уздырды. Иптәшләрчә очрашу 1:1 исәбенә төгәлләнде.

Берничә көн элек, төгәлрәге 7 октябрьдә, Мәскәүдә Көньяк Корея командасына каршы уен (4:2) белән чагыштырганда, Россия җыелмасы старт составында үзгәрешләр шактый иде. Игътибарны иң нык җәлеп иткәне – капкачы Игорь Акинфеев урынына “Зенит”тан Андрей Луневның чыгуы иде. Шулай итеп, Лунев ил җыелмасы өчен беренче матчын уздырды. 

Әлеге матчта ике як команда старт составында да “Рубин” футболчылары бар иде. Россия җыелмасы составында “Рубин” командасыннан беренче минутларда ук Федор Кудряшов уенга чыкса, Ираннарның һөҗүме Казан клубы уенчысы Сердар Азмун аша корылган иде.

Беренче таймда ике як капка да коры калды - голларны икенче таймда гына күрә алдык.

Исәпне беренчеләрдән булып Иран җыелмасы ачты - икенче таймда нәкъ менә Сердар Азмун уңышка иреште. Шунысы да игътибарга лаек: Сердар Азмун Казан командасына кире кайтканнан бирле гол кертә алганы юк. Аның уңышсыз сериясе 600 минуттан артып китте. Ничек кенә булмасын, Сердар Азмунның голын җирле тамашачы сызгырып каршылады.

Россия футболчыларының җавабы озак көттермәде - голны әле узган сезонда гына Азмун белән бер клубта - "Ростов"та уйнаган Дмитрий Полоз кертте.

"Казан Арена" стадионында әлеге матчны 33 меңнән артык тамашачы карады. Ә "Рубин"ның калган ике футболчысы – Магомед Оздоев белән Владимир Гранат уенга чыкмады – запастагы уенчылар арасында калды.

Футбол. Иптәшләрчә матч. Россия – Иран – 1:1 (0:0). Голлар: 0:1 Азмун, 57; 1:1 Полоз, 74

Россия җыелмасының составы: Лунев, Кутепов, Васин (Джикия, 46), Кудряшов, Фернандес (Самедов, 66), Рауш, Тарасов (Кузяев, 64), Ерохин, Миранчук (Полоз, 56), Смолов (Заболотный, 83), Кокорин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100