news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия Фәннәр академиясенең Академик фән үзәге төзеләчәк

Академик үзәк Республика клиник хастаханә тирәсендә булачак.

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев Казанда Академик фән үзәге төзеләчәген әйтте.

«Академик фән үзәге Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге карамагында булган алты институтны бер мәйданчыкта берләштерәчәк», – диде Алексей Калачев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Академик үзәк составына Александр Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Евгений Завойский исемендәге Казан физик-техник институты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Казан биохимия һәм биофизика институты, Энергетика һәм перспектив технологияләр институты, Механика һәм машина төзелеше институты керәчәк.

«Лабораторияләр урнашкан биналар шактый искергән. Барысын да киңәйтергә һәм үстерергә мөмкинлек юк. Тикшеренүләр өчен яңа инфраструктура булдыру планлаштырыла. Институтларны бер мәйданчыкта берләштерү инициативасын республика җитәкчелеге хуплады. Төп бурыч - федераль инвестиция программасына эләгү, финанслар алу», - диде Алексей Калачев.

Казан фәнни үзәге директоры Академик үзәкнең Республика клиник хастаханә тирәсендә булачагын әйтте. Бу төрле температураларда экспериментлар үткәрергә мөмкинлек бирә торган лабораторияләре булган заманча бина булачак. Алексей Калачев сүзләренчә, анда фән үсеше өчен кирәк булган мөмкинлекләр тудырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100