news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия фәнни–тикшеренү учреждениеләренең хисап сессиясе уза

Чара 23–27 ноябрь көннәрендә үтәчәк

(Казан, 20 ноябрь, “Татар–информ”). 23–27 ноябрь көннәрендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты базасында 2009 елдагы фәнни–җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Россия авыл хуҗалыгы академиясенең үсемлекчелек бүлеге фәнни–тикшеренү учреждениеләренең хисап сессиясе узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Сессиядә Россиянең 33 әйдәп баручы фәнни–тикшеренү институты җитәкчеләре, Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академиклары катнаша. Беренче көнне, хисап сессиясе программасы нигезендә, экологик иминлек һәм үсемлекчелектә иң югары нәтиҗәлелек тәэмин итүче авыл хуҗалыгы культураларын игү технологияләрен камилләштерү буенча докладлар тыңланачак. Программада үсемлекләрне саклау системасы буенча да докладлар каралган. Сессиядә катнашучылар үсемлекчелек өлкәсендәге тикшеренүләрнең фәнни өстенлекләрен һәм башка мәсьәләләрне караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100