news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Россия чаңгы юлы-2017” башланды

Татарстанда чаңгы ярышы 3 мәйданда үтә.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Юдино бистәсендә “Локомотив” стадионында “Россия чаңгы ярышы-2017” башланды. Ярышта беренче булып стартны 1999 елгы һәм кечерәк яшьтәге кызлар алды.

Алар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы зачетына 3 км үтте. Алардан соң 5 км дистанцияне шул ук яшьтәге егетләр узды. Адарның нәтиҗәләре шулай ук “Хезмәткә һәм оборонага әзер” зачетына керде. Аннары дистанциягә 1998 елгы һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар чыкты. Ир-атлар - 10 км, ә хатын-кызлар 5 км үтте. Ярышларны тантаналы рәвештә ачу 11.35 “Локомотив” стадионында узды. Шуннан соң “Россия чаңгы юлы”на республика һәм Казан җитәкчеләре чыкты.

Юдинодагы “Локомотив” стадионыннан тыш, “Россия чаңгы юлы” Казанда Горки-Әмәт урман паркында һәм Казансу тугаенда (Гаврилов урамы буенча) үтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100