news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышларының берсе Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышланды

Татарстан башкаласында массакүләм чаңгы ярышларында барлыгы 20 мең чамасы кеше катнашты.

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышларының берсе Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстан 13нче тапкыр "Россия чаңгы юллары” ярышларына кушылды. Бөтен республика буенча 150 меңгә якын кеше чаңгыга басты. Казанда чаңгыда шуарга яратучылар өчен өч мәйданчык булдырдылар. Аларга 20 меңләп кеше чыкты.

Казанда шундый мәйданчык Горький-Әмәт урманында һәм Гаврилов урамы буенча Казансу тугаенда иде. Тагын бер мәйданчык Юдинода “Локомотив” стадионында ачылды.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, яңа төзелеш сезоны башлануга анда киңкүләмле реконструкция эшләре башланачак. Аны берничә этапта төгәлләргә планлаштырыла, ел саен 120-150 млн сум күләмендә финансланачак. Стадионда эшләр башлану Юдино микрорайонының 100 еллыгына һәм анда яшәүчеләргә бүләк булачак. Бүген бистәнең юбилеена “Россия чаңгы юллары”нда аерым ярыш та багышладылар.

“Россия чаңгы юллары”нда җитәкчеләр, укучылар һәм студентлар ярышларыннан тыш, ГТО нормативларын да тапшыру мөмкинлеге бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot