Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Россия чаңгы юллары-2015" уздырылды
Чаңгы ярышларында 20 меңләп кеше катнашты
(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Максим Кирилов). Казанда традициягә әйләнгән зур күләмле спорт чарасы - "Россия чаңгы юллары" кичә уңыш белән уздырылды. Иң массакүләм ярышлар Залесный бистәсендә урнашкан "Солнечный"/"Кояшлы" лагеры территориясендә үтте.
Быел чаңгы ярышлары Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары узуга бер ел тулуга багышланган иде. Гадәт буенча берничә ярыш оештырылды: профессиональ спортчылар - 5 мең метрга, гаиләләр 1 мең метрга узышты. VIP-узыш һәм массакүләм узыш 2,5 мең метрга үткәрелде. Чаңгы ярышларын тантаналы ачуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, шулай ук узышларның мәртәбәле кунагы, хезмәт фронты катнашучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны, спорт мастеры, чаңгы ярышлары буенча 17, җиңел атлетика буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы булган 87 яшьлек Әхмәт Сираҗиев катнашты.
"Быел катнашучылар саны, узган елга караганда, 1,5 тапкыр күбрәк. Бу бик сөенечле күренеш, чөнки сәламәтлекләрен ныгытырга һәм кәефен күтәрергә бик күп кеше килде. Дөньяда озын гомер һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәш бара. Япония, Франция, Италия, Германия кебек илләрдә 100 яшьлек спортчылар да бар. Безнең Татарстан да картлык көннәрендә республика данын якларга әзер кешеләрдән мәхрүм түгел, - дип билгеләп үтте Әхмәт Сираҗиев. - Бөтен кешегә дә, олыгайгач, гадәти таякка түгел, ә чаңгы таякларына таянырга телим".
Үз чиратларында, Владимир Леонов белән Дамир Фәттахов та уңышлы ярыш, нык сәламәтлек һәм иксез-чиксез шатлык теләде.
Аннары гаилә узышлары башланды, соңрак - VIP-узыш һәм массакүләм узыш. Чарада катнашучылар һәм ярыш карарга килүчеләр өчен палаткалы кафелар эшләде, чаңгыга басканчы анда кайнар чәй эчәргә, шулай ук капкалап алырга да була иде.
VIP-узышта җиңүчеләр ике категориягә - ир-атлар һәм хатын-кызларга бүленде. Беренче урынны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева алды. Икенче урында - ТР Президенты Аппаратының гомуми бүлек мөдире Резеда Сабирова, ә өченче урында - ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре башлыгы Гүзәл Шакирова.
Ир-атлар арасында беренче булып чираттагы мәртәбә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростылев килде. Казан Башкарма комитеты аппаратының эшләр идарәчесе Марат Сәлахов икенче, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов өченче булды.
Гаилә ярышларында 13 гаилә узышты. Җиңү шартлары гади иде - эстафетада финишка беренче булып килү. Нәтиҗәдә, ярышларда өченче тапкыр Кәримовлар гаиләсе беренче килде. Икенче урында - Нуретдиновлар гаиләсе. Ә Шакировлар финишка өченче килде.
"Россия чаңгы юллары-2015" илнең 71 төбәгендә узды. Казанда ул Имәнлек урамы буенча урнашкан урман-парк зонасы, Залесный бистәсендәге "Кояшлы" лагеры һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта оештырылган иде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ярышларда якынча 20 мең кеше катнашты. Иң нәни катнашучыга - 3,5, ә иң өлкәненә - 87 яшь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз