news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Россия авыр атлетлары көч сынаша

“Батыр” спорт комплексында 1991 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге һәм Александр Курынов Мемориалы уза

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). “Батыр” спорт комплексында 1991 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге һәм Александр Курынов Мемориалы старт алды.
Россия беренчелегендә Россиянең барлык төбәкләреннән 200дән артык спортчы катнаша. Яшүсмерләр 8 авырлык категориясендә көчлеләрне ачыклаячак, ә кызлар – 7. Ярышларда Татарстаннан шушы яшьтәге барлык авыр атлетлар катнаша.
“Батыр” спорт комплексында шул ук вакытта Александр Курынов Мемориалы да була. Анда яшүсмерләрдән тыш олырак спортчылар да катнаша.
1960 елгы Олимпия чемпионы, 3 тапкыр дөнья чемпионы А.Курынов КАИны тәмамлаган һәм Казан спорт мәктәбендә тренер булып эшләгән.
Турнир 1 ноябрьдә тәмамлана.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100