Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия – АСЕАН саммиты кунаклары өчен махсус видеосәламләүләр әзерләнгән
Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашу өчен Татарстан башкаласына килүче делегацияләр өчен 14 махсус видеосәламләү әзерләнгән.

Әлеге видеосәламләүләр шәһәргә кергәндә ике экранда һәм Казан аэропортындагы экранда делегацияләр килгәндә рус һәм инглиз телләрендә трансляцияләнә.

Россия һәм АСЕАН арасындагы партнерлыкның 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17 июньнән 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында 17 июньдә Россия – АСЕАН эшлекле форумы да уза.

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенә (АСЕАН) унбер даими әгъза керә: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.
Логотипларны чараны оештыручылар тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз