news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә алкоголь сату чикләнәчәк

Татарстан башкаласы территориясендәге кайбер урыннарда Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммитын уздыру көннәрендә алкоголь сату чикләнәчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Кайбер зоналарда спиртлы эчемлекләрне сату ике көн дәвамында, 17 һәм 19 июньдә, чикләнәчәк. Тыю җәмәгать туклануы оешмаларына кагылмаячак.

Чикләү саммитны уздыру мәйданчыкларына кагыла: «Казан Экспо», Казан Ратушасы, Камал театры, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк, шулай ук Казан халыкара аэропорты һәм Казан-1 вокзалы.

Моннан тыш, 27 кунакханәдә спиртлы эчемлекләр сату вакытлыча туктатылачак. Болар – «Отель Арт», Relita-Kazan, «Корстон», «Гранд Отель Казан», Kazan Palace by TASIGO, NEO Kazan Palace by TASIGO, «Ногай», Cort Inn Kazan Kremlin, «Муниб», Ramada Kazan City Center, Cosmos Kazan Hotel, «Олимп», Muse of city, «Мираж», Dion Inn, «Татарстан», «Сөләйман Палас», Double Tree by Hilton Kazan City Center, «Raymond», «ИТ-парк отель», «Болгар» һәм «Волга».

Кабул ителгән чаралар Татарстан башкаласында әһәмиятле халыкара чара уздыру вакытында иминлекне һәм уңай шартларны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) ун даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд.

Россия-АСЕАН бишенче саммиты 17-19 июньдә узачак. Чараны Казанда уздыру турындагы указга элегрәк РФ Президенты Владимир Путин кул куйган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot