Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Роспотребнадзорның яңа таләпләренә туры килә торган балалар бакчасы төзелә
Казанның Яңа Савин районында яңа типик проект буенча 220 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Киләчәктә аның буенча башка мәктәпкәчә учреждениеләр дә төзелә башлаячак. Ясле төркемнәренең саны күп булуы яңа балалар бакчасының үзенчәлеге булачак. Мондый бакчаларда өч яшькә кадәрге сабыйларга урыннарның гомуми саныннан 45 проценты биреләчәк. Бүген объектта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин булды.
Балалар бакчасының мәйданы 4,5 мең кв. метр тәшкил итә. Ул 59 нчы кварталда, Адоратский, Чистай һәм Ямашев проспекты урамнары чикләрендәге микрорайонда төзелә. Хәзер монда 300 балага исәпләнгән бер балалар бакчасы эшли, әмма барлык балаларны урнаштыру өчен тагын ике учреждение кирәк. Шуларның берсе Адоратский урамындагы балалар бакчасы булачак. Ул инде киләсе елда ук сабыйларны кабул итә башлар дип көтелә.
Балалар бакчасына мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри алачак. Алар өчен керү урыннары җайлаштырылачак, пандуслар һәм лифт куелачак. Шулай ук ишегалдында балалар өчен 12 веранда урнаштыру ниятләнә.
«Балалар бакчаларында урыннар буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Казанның бу районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждениеләр җитәрлек түгел, шуңа күрә яңа балалар бакчасы төзү турында карар кабул ителде», – дип аңлатты Метшин.
Балалар бакчасы Роспотребнадзорның яңа таләпләре буенча төзелә - аның мәйданы гадәти бакчаларга караганда 21 процентка зуррак булачак. Ул үзенчәлекле өлге булачак - әлеге проект буенча шәһәрнең башка мәктәпкәчә учреждениеләрен дә төзи башлаячаклар, дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.
Төзелеш эшләре «Демография» милли проекты кысаларында алып барыла. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз