news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Роснано” беренче нанотехнология үзәге ачылды

Үзәкнең инфраструктурасы “Идея технопаркы һәм “Химград” технополисында урнашкан

  (Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Роснано” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс Казанда “Роснано” беренче нанотехнология үзәген ачты.
Тантаналы чара үзәкнең инфраструктурасы урнашкан мәйданчыкларның берсе “Идея” технопаркында урнашкан. Икенче мәйданчыгы - “Химград” технополисында.
Үзәкне ачу тантанасында бу идеяне 3 ел элек республика Президенты тәкъдим иткән иде, дип искәртте Анатолий Чубайс.
“Татарстанда наноүзәктә ачыла торган бизнеска потенциал ихтыяҗ бар. Шуңа күрә бу үзәкнең перспективалары зур. Миңа калса, ул Идел буенда лидерлар рәтендә булачак”, - дип ышануын белдерде “Роснано” идарәсе рәисе.
Анатолий Чубайс бу үзәкне төзүчеләргә рәхмәт белдерде. “Бу бердәнбер үзәк түгел, илдә шундый 11 үзәк төзибез, әмма беренчесен Казанда ачтык. Минем өчен Татарстан инновацион үсеш буенча лидер булып тора”, - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов наноүзәктә яңа яхшы проектлар гамәлгә ашырылачак дип белдерде. “Бу үзәкне популярлаштыру җиңел булмаячак, шуңа күрә үзебез сынау объектлары, участоклары булдырырга һәм шуларны гамәлгә ашырырга кирәк. Базарга чыккан продуктлар безнең уңыш нәтиҗәсе булачак. Безнең бурыч бу процесска кече һәм урта бизнесны җәлеп итү, аларны фән, мәгариф үзәкләре белән тоташтыру. Безнең алда менә шундый бурычлар”, - диде республика Президенты.
Проектның гомуми бюджеты 3,8 млрд. сум тәшкил итә, анда “Роснано”ның 1,8 млрд. сум күләмендә финанславы да керә.
ТР Нантехнологияләр үзәге полимер һәм композицион материаллар, биотехнологияләр һәм фармацевтика өлкәсендә махсуслаша.
Наноүзәктә югары технологияле тикшеренү комплексы җиһазланган. Кунаклар өчен аның буенча экскурсия үткәрелде. Алар берничә лабораториядә булды.
Яңа проектлар раслангач һәм финаслангач үзәккә яңа технологик җиһазлар сатып алыначак.
Үзәк күрсәтә торган хезмәтләр һәм җиһазлар финансларны кыскартырга, шулай ук стартаплар үсеше процессында килеп чыккан вакытлыча чыгымнарны да кыскарту мөмкинлеге бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot