Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда РОСИНКАСның Идел-Нократ регионы берләшмәсенең киңәшмәсе оештырылды
Семинар алдыннан кунаклар инкассаторлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
(Казан, 24 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшинә). Россия инкассациясенең филиалы – Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасында тәҗрибә бүлешү һәм Татарстан инкассаторларының практик эшләре буенча семинар-киңәшмә оештырылды. Киңәшмәдә Россия инкассациясенең үзәк идарәчелек аппараты катнашты. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булып кайтты.
Аппарат арасында идарә әгъзасының Вице-президенты Алексей Ершов, идарә рәисенең урынбасары Марина Воронина, баш хисапчы Яна Лобанова, идарә рәисенең киңәшчесе Андрей Морозов, Идел-Нократ регионының Вице-президенты Гүзәл Уразаева һәм Россия инкассациясе Идел-Нократ регионының 11 регионы: Татарстан, Түбән Новгород, Киров, Мари, Мордва, Пенза, Самара, Саратов, Удмуртия, Ульяновск, Чувашия җитәкчеләре булды.
Семинар башланыр алдыннан хезмәт вакытында вафат булган инкассаторлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Россия инкассациясенең Вице-президенты Алексей Ершов идарә әгъзасының семинар-киңәшмәсен башлап җибәргәч, үзенең чыгышында семинар катнашучыларына бурычлар куйды. “Һәр алга китеш тәҗрибә нигезендә генә бирелә. Тәҗрибә безнең оешмада шактый тупланган һәм аны максималь рәвештә кулланырга кирәк. Без Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасында яңалыкны, ирешкән уңышларны карар өчен җыелдык. Безгә алга таба эшләр өчен яңа компетенцияләр чыгарырга кирәк”, - диде ул.
Татарстан Милли Банкының идарәчесе Марат Шәрифуллин үзенең чыгышында аерым саннарга тукталып үтте. “Банк системасының стабильлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итү күбесенчә инкассаторның хезмәтеннән тора. Мәсьәләнең уңай хәл ителүе Россия Банкы һәм РОСИНКАСның объектив һәм җитез бәйләнешенә бәйле. Минем берничә саннарга тукталасым килә: 2017 елда Татарстанда кәгазь акча әйләнешенең күләме, 2016 ел белән чагыштырганда, 3%ка үскән, 2,5 триллион сумга арткан. Россия Банкы учреждениеләреннән кергән акча пачкаларының өчтән бер өлеше диярлек - 32 проценты Татарстан идарәсенә туры килә”, - ди ул.
Алга таба кунакларга инкассаторлар әзерләү өчен җиһазландырылган уку бүлмәсен күрсәттеләр. “Инкассаторларны әзерләүнең бер ысулы – интерактив тактада эшләүче махсус программа. Ул тулы күләмдә пистолетның төзелешен, аткан вакытта аның эчендә нәрсә булганын һ.б. аңларга ярдәм итә. Шулай ук пистолетның аерым өлешләрен һәм детальләрен карарга да мөмкин. Шулай итеп, инкассаторлар материалны күпкә җиңелрәк үзләштерә. Аннары алар моны тәҗрибәдә эшләп карый”, - дип сөйләде җитештерү эшчәнлегенең оештыру буенча бүлек җитәкчесе Андрей Самсонов.
Уку бүлмәсендә әзер акчалар белән ничек мөрәҗәгать итүне һәм инкассаторның төрле хезмәт күрсәткән вакытта мәҗбүри гамәлләрен чагылдырган стендлар урнаштырылган. Хокукый әзерләү буенча төрле ситуацияләрнең анализлары белән, шул исәптән, һөҗүм итү һәм хокукка каршы булган гамәлләр турында видеороликлар кулланыла. Күп кенә уку материаллары Эчке эшләр министрлыгының иминлек хезмәте элемтәсеннән алына.
Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы җитәкчесе Вәсим Вахитов банкомат сейфына һәм автоматик депозит машинасына игътибарны юнәлтте. “Бу җиһазлар инкассаторның банк техникасы белән беренче тапкыр танышуында ярдәм итә. Инкассатор банкомат сейфын һәм автоматик депозит машинаны карый, өйрәнә ала, аларның төп детальләрен тота һәм эшләү принцибын аңлый ала. Иң төп бурыч – инкассаторларыбызның инкассация вакытында хата җибәрмәүләре. Шуңа күрә дә без алар өчен максатчан укыту уздырабыз”, - дип билгеләп үтте ул.
Машина йөртүче-инкассаторларны әзерләү системасы да зур роль уйный. Бу турыда Казан кунаклары үзләренә файдалы мәгълүмат туплады. “Игътибар итегез, машина йөртүчеләрен без теоретик яктан гына түгел, ә махсус машина йөртү өчен тренажерда да сынап карыйбыз. Һәрбер ялгыш өчен баллар алына бара. Әгәр дә имтихан тотучы алты штраф балл алса, ул сынаудан төшеп кала. Машина йөртүчеләрнең машина йөртү таныклыгын ничек алганын белмибез, шуның өчен без аларны иң элек автомобиль тренажерында сыныйбыз. Россия инкассациясе боерыгы буенча, 24 сәгатьлек тикшерү ел саен уздырыла”, - диде Вәсим Вахитов.
Моннан тыш, кунакларны беренче һәм әлегә инкассация тарихында бердән-бер булган РФнең Үзәк Банкының Россия инкассациясе музее белән таныштырдылар. Искәртеп үтик, музей быел Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасының утыз еллыгында һәм инкассация хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәмендә – беренче август көнендә ачылды.
Семинар кунакларына Россиядә һәм Советлар Союзында кыйммәтле әйберләрне ташу һәм аларны саклау институты турында сөйләделәр. “1939 елда СССР Дәүләт банкының идарәсе боерыгы буенча беренче инкассаторлык хезмәте барлыкка килә. Сакланып калган фотографияләр аша без тарихка кайта алабыз. Утызынчы елларда, кыйммәтле әйберләрне ташыганда һава, автомобиль һәм җигүле транспорт төре актив кулланылган.
Революциягә кадәр кыйммәтле әйберләр Санкт-Петербургта урнашкан складта саклана. Музейда беренче инкассатор сумкалары, Россия инкассациясе берләшмәсенең барлыкка килүенең беренче знагы һәм башка кыйммәтле экспонатлар тәкъдим ителгән. Кадрларда истә кала торган кадерле мизгелләр сурәтләнгән. Фотоларда инкассация хезмәтендә күп еллар буена эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары да бар”, - дип сөйләде экскурсовод.
Шулай ук кунакларга 2015 елда Россия инкассациясе берләшмәсе һәм Россия банклары Ассоциациясе тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский һәм Россия инкассациясе Президенты Олег Крылов катнашында уздырылган “Саф акча һәм кыйммәтле әйберләр әйләнеше куркынычсызлыгы” конференциясе тәкъдим ителде.
Соңыннан семинар катнашучыларына Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасының территориясендә Татарстанда кулланылучы махсуслаштырылган автотехниканың 12 төрен күрсәттеләр.
Кунаклар Татарстан Республикасы инкассациясе оешмасының хезмәт күрсәтү эшчәнлеген уңай бәяләде. Администрация оешмалары өчен корреспонденция һәм документларны алып бару, җибәрү хезмәтләре, экспресс почта, курьерлык озату, коммерцияле йөкләр ташу, документларны юкка чыгару, махсус йөкләр ташу кебек хезмәтләр каралган. Үзеңә үзең хезмәт күрсәтү җайланмаларын, банкомат, терминал, контроль-касса техникасы, тахографларны кую, активлаштыру һәм төзекләндерү буенча махсус белгечләр төркеме эшли. Шулай ук теләсә нинди маркалы автомобильгә хезмәт күрсәтә алган автосервис та бар. Газ ягулыгына күчәргә теләүчеләр газ баллонын кую өчен участоктан файдалана ала.
Семинар-киңәшмәнең ахыргы этабында идарә спортзалында инкассаторларның атарга өйрәтү буенча махсус әзерләү һәм кул сугышы алымнары тәкъдим ителде.
Даими оештыру ягыннан, техник, финанс, методологик ярдәм булганга күрә, РФнең Үзәк Банкы Россия инкассациясе идарәсенең барлык берләшмәләре арасыннан Татарстан Республикасы инкассациясе оешмасы лидерлар рәтендә кала бирә.
- Татарстан Республикасы инкассация идарәсе Россия инкассациясенең филиалы. Ул 30 елдан артык инкассация һәм кыйммәтле әйберләрне ташу буенча хезмәт күрсәтә. ТР инкассация идарәсе хәзерге вакытта Россия инкассациясенең 77 филиалы арасында беренче өчлеккә керә, күп нәтиҗәләр буенча беренче урында бара. Татарстан Республикасы инкассация идарәсенең клиентлары булып барлыгы 2000нән артык оешма, банк, дәүләт оешмалары, юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз